Мәгариф һәм фән хезмәткәләренең август киңәшмәсе «Рәсми Татарстан» сайтында трансляцияләнәчәк

14.08.2019

Мәгариф һәм фән хезмәткәләренең август киңәшмәсе «Рәсми Татарстан» сайтында (www.tatarstan.ru) онлайн режимда трансляцияләнәчәк. Киңәшмәнең төп темасы – «Тәрбия белем бирү сыйфатын арттыру факторы буларак».

Киңәшмәне «Рәсми  Татарстан» сайтының төп битендә карарга мөмкин булачак.

Киңәшмә 2019 елның 15 августында 11.00 сәгатьтә башлана.

Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак (Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы).

Искәртәбез, август киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.