Татарстан Президенты: Әстерхан өлкәсе белән Калмыкия Республикасы гаять зур үсеш потенциалына ия

13.08.2019

Әстерхан өлкәсе белән Калмыкия Республикасы гаять зур үсеш потенциалына ия. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкин һәм Калмыкия Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Бату Хасиков белән очрашуында хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Әстерхан өлкәсе һәм Калмыкия Республикасы белән төбәкара багланышларны үстерүгә зур игътибар бирә Татарстан. «Төбәкләр арасында хезмәттәшлек динамик рәвештә үсү бик мөһим. Безнең сәүдә-икътисадый өлкәдә яхшы мөнәсәбәтләр корылган. Киләчәктә эшләү өчен өстенлекле юнәлешләрне билгеләргә кирәк», - диде ТР  Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Әстерхан өлкәсе икътисады структурасы ягыннан охшаш. Ике төбәктә дә нефть һәм газ сәнәгате, суднолар төзү тармагы алга киткән. Татарстан белән Әстерхан өлкәсе арасында бүгенгә товар әйләнеше ярты миллиард сум чамасы. «Без җиңел һәм йөк автомобильләре, ашамлык продуктлары, синтетик каучуклар, табак пыяла китереп торабыз. Әстерхан өлкәсеннән безгә яшелчә, балык продукциясе, тоз, кондитер әйберләр килеп тора. Номенклатураны һәм үзара товар әйләнешен киңәйтергә кирәк», - диде Татарстан Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, Казан-Әстерхан турыдан-туры һава юллары да бу хезмәттәшлеккә ярдәм итә.

Калмыкия Республикасы белән үзара сәүдә күләмнәре зур түгел, 30 млн. сум гына. Әмма Татарстан Президенты фикеренчә, күрсәткечләрне арттыру өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.   

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов тагын мәгариф, электрон сәүдә мәйданчыклары, дәүләт хезмәт күрсәтүләре һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлекне киңәйтергә тәкъдим итте.  

Үз чиратында Бату Хасиков ассызыклаганча, Калмыкия Республикасы Татарстан белән тыгыз мөнәсәбәтләрне үстерү ягында. «Без берничә кызыклы объектта булдык: Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында, “ИТ-парк” һәм “Химград”, технопаркларында, “Казан-Экспо” күргәзмә үзәгендә. Бу хезмәттәшлек өчен иң перспектив юнәлешләр», - диде Калмыкия Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Бату Хасиков массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәсендә.  

«Бүген без Әстерхан өлкәсе белән Татарстан арасында урнашкан мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары турында сөйләштек. Бу мәсьәләләр авыл хуҗалыгына, юллар төзелешенә, уку-укыту программалары буенча эшләүгә кагыла», - диде Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкин.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Бабушкин Эшлекле очрашу беркетмәсен имзаладылар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.