Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы районында урып-җыю барышы белән танышты

13.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы, Тәтеш, Буа муниципаль районнарына эш сәфәренә китте. Максаты – республика басуларында бөртеклеләрне урып-җыю барышы белән танышу. 

Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөри.  

Кама Тамагы районында Рөстәм Миңнеханов Теньки авылы, Тукай авылы («А/ф «Камская» ҖЧҖ), Иске Барыш авылы, Картапа авылы («А/ф «Бортас» ҖЧҖ), с. Караталга, Атабай авылы («Олы Келәр» АХ «Красный Восток Агро» ААҖ),  Кече Бортас авылы («А/ф «Бортас» ҖЧҖ), Олы Келәр авылы («Олы Келәр» АХ «Красный Восток Агро» ААҖ), Баргузин авылы, Салтыган авылы («А/ф «Камская» ҖЧҖ,), Кама Тамагы штб (КФХ «А.Р. Ялалетдинов») басулары өстеннән очып узды.

«А.Р. Ялалетдинов» КФХ территориясендә Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар йөзем бакчаларын карадылар. Азат Ялалетдинов бу йөзем бакчасына 2016 елда нигез салган, 2018 елда беренче уңыш һәм бу проектны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан1,5 млн сум күләмендә грант алган. Нәтиҗәдә бүген 19 га мәйданда 55 ашамлык һәм 25 техник сорт йөзем үстерелә.

Моннан тыш, Татарстан Президенты «А\ф «Кама» ҖЧҖнең урып-җыюда катнашучы механизаторлары, Кама Тамагы муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм җирлекләре башлыклары белән очрашты.  

Шунда ук игенчелек продукциясе – төрле сорт бодай, арыш, яшелчәләр, «А.Р. Ялалетдинов» КФХдан бакча җиләге, йөзем һәм кара бөрлегән сортлары,  «Император питомнигы»нан ылыслылар үсентеләре, «Кече Мәрәтхуҗа» фермерларыннан сөт продукциясе, камамбер сорты сыры күргәзмәсе оештырылган иде.

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вәзыйхов хәбәр иткәнчә, бүген район басулары 15,8 мең га тәшкил итә. Бүгенгә 1,18 мең га суктырылган, бу – барлык мәйданнарның 7,5 %ы. 3,1 мең тонна иген суктырылган, уртача уңыш 26,4 ц/га.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, районга урып-җыю эшләренә игътибарны көчәйтергә кирәк.  

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә терлекчелекне үстерү белән дә актив шөгыльләнергә кирәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.