Рөстәм Миңнеханов «Кравт Инвест» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

13.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кравт Инвест» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. 

Быел «Кравт Инвест» «Казан-Экспо» ХКҮ территориясендә кунакханә комплексы төзи башлады. Номерлар фонды төрле категориядәге 250 номер тәшкил итә. Кунакханәдә тагын функциональ конференц-заллар һәм сөйләшүләр алып бару бүлмәләре булачак. Әңгәмә барышында Петербург компаниясе вәкилләре проектны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләделәр. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, «Казан-Экспо» ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев һәм башкалар катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.