Татарстан Президенты Киянлы шәһәрендә газ-химия комплексында булды

12.08.2019

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Каспий диңгезе буендагы Кыянлы бистәсендә төзелгән полиэтилен һәм полипропилен җитештерүче газ-химия комплексында булды. Татарстан делегациясе өчен предприятие буенча кыскача экскурсия үткәрделәр һәм комплекс белән идарә итү пунктын күрсәттеләр.  Предприятиенең куәте елына 5 миллиард кубометрга кадәр табигый газ эшкәртергә һәм шуның хисабына 13 төрдәге полимер җитештерергә мөмкинлек бирә. Инвестицияләрнең гомуми күләме 3,4 миллиард долларга якын тәшкил итә.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.