Рөстәм Нигъмәтуллин хәрби авиаторларны һәм ветераннарны Хәрби-һава көчләре көне белән

12.08.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин  хәрби авиаторларны һәм ветераннарны Хәрби һава көчләре көне белән котлады.

“Бүген Россиядә Хәрби һава көчләре көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм – Ватанга күп еллар дәвамында батырларча хезмәт итү һәм хәрби бурычны үтәү символы. 1912 елда гамәлгә куелган хәрби авиация данлы үсеш юлын узды һәм Россиянең бөек авиация державасы булып оешуына башлангыч булды.

Нәкъ менә хәрби авиация гаскәрләренең заманча төрләре базасы, Россия елъязмасына хәрби авиаторлар исемнәрен һәм батырлыкларын керткән Россия космонавтикасы һәм ракета төзелеше нигезе булды. Ватанны саклаучы “канатлылар” һәрвакыт Россия халкының батырлыгын һәм осталыгын, талантын һәм хезмәт сөючәнлеген исбатладылар. Авыр сугыш елларында безнең ил аларның батырларча көрәшүләре ярдәмендә мөстәкыйльлек һәм суверенитетлык алды.

Сугышның барлык авырлыгын үз җилкәләрендә татыган һәм хәрби антка тугры калган ветеран-фронтовикларга тирән ихтирам белән мөрәҗәгать итәм. Сез бу көннәрдә дә яшьләргә Ватанга тугры хезмәт итү традицияләре кысаларында тәрбия биреп, зур эш башкарасыз.

Авиатөзелеш предприятиеләренең меңләгән коллективына аерым рәхмәт белдерәм, алар Россия хәрби авиациясен үстерүдә һәм камилләштерүдә зур өлеш кертә.

Бүген хәрби очучылар һәм штурманнар, авиация белгечләре Россия армиясенең лаеклы варислары һәм иң яхшы традицияләрен дәвам итүчеләр. Алар хәрби бурычларын намус белән үти, Россияне һәм аның дәүләт мәнфәгатьләрен яклап хезмәт итә.

Бүгенге бәйрәм көнендә язмышлары Хәрби һава көчләре белән бәйле татарстанлыларны чын күңелдән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, яңа уңышлар, хәрби әзерлек дәрәҗәсен күтәрүдә уңышлар телим!”

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К.Нигъмәтуллин.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте