ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов: Бөтен көч нәтиҗәле һәм сыйфатлы урып-җыю эшләренә юнәлтергә кирәк

10.08.2019

Татарстан Республикасында быел бөртеклеләр, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм кукуруз уңышы яхшы. Кайбер кырларда уңыш гектарына 70 центнерга кадәр җитә. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Идел буенда да, корылык тәэсире бар. Бу бөртекле һәм кузаклы культураларның уңышына тискәре йогынты ясаган. Мөгаен, шул сәбәпле быел ашлык бәясе дә урып-җыю чорына хас түгел, дип фаразлый Марат Әхмәтов.

"Бүген һава торышы август аендагы кебек түгел, ә сентябрь аена ошаган", - диде Марат Әхмәтов.

Республика аграрчыларының төп бурычы - уңышны югалтуларсыз җыю. Урып-җыю эшләре темплары бу атнада үзгәрмәгән. Республикада 158 мең гектарда уңыш җыелган, бу мәданнарның 11 %. 518 мең тонна суктырылган. Уртача уңышлылык - 32,7 ц/га.

Марат Әхмәтов Россиянең төрле төбәкләрендә ашлыкның бәясе тоннасы өчен 200 сумнан 700 сумга кадәр артты, бу август өчен гадәти түгел, диде.

Мәсәлән, Идел буенда 3 класслы бодайның бәясе тоннасына -10,5 мең сум, 5 класслы бодайның тоннасына 9,2 мең сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. «Бу бәяләр киләчәктә дә сакланыр дип өметләнәбез», - диде докладчы. «Шуңа күрә безгә һәр тонна икмәк мөһим, һәм киләсе чорга тырышлык максималь җитештерүчәнлеккә һәм сыйфатлы урып-җыюга юнәлдерелергә тиеш», - дип йомгак ясады Марат Әхмәтов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.