Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

09.08.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре – Төзүче көне белән котлады. 

Тантаналар Казанда «Корстон» ККСКда узды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Чарада катнашучы Татарстан Республикасы төзелеш оешмалары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республиканың төзелеш  корпусы, төбәктә гамәлгә ашырыла торган бурычларга һәм проектларга карап, якынча 80-90 мең кеше тәшкил итә.

Үткән ел төзелеш-монтаж эшләре 350 млрд. сум булган, диде Рөстәм Миңнеханов, республика икътисадына керткән зур өлешегез өчен сезгә рәхмәт. Бу – сәнәгать төзелеше дә, социаль-мәдәният объектлары да. Бүген Татарстанда социаль-мәдәният объектлары төзелешендә генә 40лап программа гамәлгә ашырыла.

Татарстанлылар өчен уңай яшәү шартлары тудыруга юнәлгән социаль инфраструктура булдыруда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру да – зур ярдәм.  Беренче чиратта бу – торак төзелеше, җәмәгать киңлекләре булдыру, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү. 

«Республиканың төзелеш комплексы заман таләпләренә туры килергә тиеш, һәм монда аның тәшкилият өлеше – белем бирү программалары, квалификацияле кадрлар әзерләү мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты төзелеш оешмалары җитәкчеләренә, төзелеш коллективлары вәкилләренә зур рәхмәт белдерде. Ул республиканың төзелеш тармагы хезмәткәрләренә сәламәтлек һәм иминлек, республика өчен югары казанышларга ирешүләрен теләде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.