Рөстәм Миңнеханов Азнакай муниципаль районы басуларында урып-җыю эшләренең барышын бәяләде

09.08.2019

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азнакай муниципаль районы басуларында урып-җыю эшләренең барышын бәяләде.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башкалар озата йөрде.

Рөстәм Миңнеханов Мәндәй авылы («Хам. Мөстәкыймов ис.» ҖЧҖ),   Чубар-Абдул авылы («Тукай» а/х ҖЧҖ), Мәсгүт авылы (ПК Сукаеш ҖЧҖ «АФ «Азнакай»), Сәпәй авылы (ПК Урманай ҖЧҖ «АФ» Азнакай»), Үчәлле (ПК Тымытык ҖЧҖ «АФ» Азнакай»), Банки-Сукаеш (ПК Сухаеш ҖЧҖ «АФ «Азнакай») басулары өстеннән очып узды.  

Банки Сукаеш авылы янында «Агрофирма «Азнакай» ҖЧҖнең терлекчелек комплесы нигезенә беренче ташны салу тантанасы узды. Бу инвестицион проект 2 000 баш терлеккә исәпләнгән сөтчелек комплексын төзүне күз алдында тота. Төзелеш 2020 елның 4 кварталында тәмамланыр дип көтелә.     

Искәртәбез, 2019 елга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының № 1324 карары белән расланган Татарстан Республикасы инвестицион меморандумы белән бу проект Татарстан Республикасы АСКның өстенлекле проектлары исемлегенә кертелгән.

Тантанада Рөстәм Миңнеханов барысын да шушы күренекле вакыйга белән котлады. Яңа комплекс районны терлекчелек продукциясе белән тәэмин итүдә мөһим роль уйнаячак, дип белдерде.

Республиканың агросәнәгать комплексы тармагындагы уңышлары – авыл кешеләренең тырыш хезмәте, шулай ук стратегик инвесторлар эшчәнлеге нәтиҗәсе, диде Рөстәм Миңнеханов.  

Аннары «Агрофирма «Азнакай» ҖЧҖ басуында Рөстәм Миңнеханов Азнакай муниципаль районының хуҗалыклары җитәкчеләре һәм җирлекләре башлыклары белән очрашу уздырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.