Рөстәм Миңнеханов Сарман районында урып-җыю эшләре белән танышты

09.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сарман районында уңышны җыю эшләре белән танышты.

Татарстан Президенты ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин белән бергә кырларны вертолетта очып, Иске Минзәләбаш, Иске Кәшер авыллары («Җәлил» агрофирмасы»), Мортыштамак, Сарман авыллары («Сарман» агрофирмасы»), Әлмәт, Рантамак авыллары («Җәлил» агрофирмасы») басуларын карады.

Рантамак авылы янындагы уҗымнар кырында Сарман районының хуҗалык җитәкчеләре һәм инвесторлар белән очрашу узды. Биредә район территориясендә үстерелә торган үсемлекчелек продукциясе күргәзмәсе дә оештырылган иде - бодайның төрле сортлары, арыш, яшелчә һәм башкалар.

Рөстәм Миңнехановка урып-җыю эшләренең барышы хакында хәбәр иттеләр. Кызганычка каршы, һава торышы аркасында, эшләр тулы куәтенә бармый. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген районда сөт терлекчелеген үстерүгә аеруча игътибар итәргә кирәк, Сарман районы сөт җитештерүдә калыша.

Фәрит Хөснуллин, ТР Президентының соравына җавап биреп, сөт җитештерүне арттыру буенча чаралар күрелүен искәртте. Районда шәхси хуҗалыклар, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү юнәлешендә эш бара.

Рөстәм Миңнеханов бүген көннең икенче яртысында Азнакай муниципаль районы кырларында да урып-җыю эшләренең барышы белән танышачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.