Рөстәм Миңнеханов күп юнәлешле 186 нчы лицейда булды һәм яңа уку елына әзерлекне бәяләде

08.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районындагы «Перспектива»  күп юнәлешле 186 нчы лицеенда булды.

Ул уку йортының яңа уку елына әзерлеген бәяләде.  

Объект төзелеше «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Уку йорты 1 224 укучыга исәпләнә.

Рөстәм Миңнеханов башлангыч мәктәп сыйныфларын, ашханәне, технология  кабинетын, химия кабинетын, физика кабинетын, шулай ук спортзалны һәм бассейнны, актлар залын карап чыкты.

Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре Рөстәм Миңнехановка шәһәрнең мәгариф оешмаларында балаларны ашатуны оештыру системасы турында сөйләделәр.  

Искәртәбез, 2019 елда республикада биш яңа мәктәп сафка бастырылачак – икесе Казанида, шулай ук Иннополиста, Чаллыда һәм Түбән Камада берәр мәктәп.   

Моннан тыш, өч мәгариф оешмасын реконструкцияләү эшләре алып барыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.