Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты

07.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты. 

Очрашу Ростов иҗтимагый җыелышы бинасында узды. Чарада татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. 

Сәламләү сүзе белән "Якташлар" татар-башкорт мәдәни үзәге" иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Марсель Бәдгетдинов чыгыш ясады. 

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Ростов өлкәсе территориясендә 14 меңгә якын татар яши. 2018-2019 елларда җәмгыять 60 чарада катнашкан, шуларның 20се милләтара иҗтимагый оешмалар катнашында узган. Быел "Якташлар" оешмасына 16 ел тулган. 

Очрашуда 2020 елда Ростов өлкәсендә Көньяк Сабантуй үткәрелүе турында да сүз барды.

Татарстан Президенты татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен татар халкы мәдәниятын саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Актив кешеләр - беренче чиратта алар ватанпарвәрләр, диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Глобальләшү чорында телне сакалу - җиңел мәсьәлә түгел, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу татар телен саклауга гына карамый, ә илебездә яшәүче бөтен халыклар телләре турында сүз бара. Анабыз телен саклау бик мөһим". 

Элеккеге визиттан Ростовта бик күп нәрсә үзгәргәне, күпме эш башкарылганы күренә, дип ассызыклады ТР Президенты. 

Шулай ук очрашуда Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсендәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.