Рөстәм Миңнеханов: Төбәкләрнең үсеш потенциалы — яхшы тәҗрибә белән уртаклашуда

06.08.2019

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләрендә яңа проектлар тәкъдим итү буенча Стратегик инициативалар агентлыгының беренче стратегик сессиясен ачты.

Без һәр төбәкнең үсеш потенциалын иң яхшы тәҗрибә белән уртаклашуда күрәбез. Татарстан «Смартека» акыллы карарлар китапханәсе» инициативасын гамәлгә ашыруга актив рәвештә кушылды», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

ТР Президенты Татарстаннан читтә таралган республика тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аерым алганда, ул «Демография» илкүләм проекты кысаларында халыкны социаль яклау өлкәсендә бердәм мәгълүмати киңлек булдыру һәм «Торак» илкүләм проекты буенча иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүне төбәкнең иң яхшы тәҗрибәләре арасында телгә алды.

Моннан тыш, Миңнеханов республикада кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм күрсәтелүен дә искәртте. Әйтик, Татарстан Республикасында Дәүләт заказлары агентлыгы, Бердәм кредитлау үзәге, «Эшкуарлык фабрикасы» һәм Эшкуарлык советы иң яхшы тәҗрибәләр рәтендә атап үтелде.

«Стратегик инициативалар агентлыгы эшлекле климатны яхшырту һәм инвестицион потенциалны үстерү буенча барлык төбәкләргә дә гаять зур ярдәм күрсәтә. Әлбәттә, илкүләм рейтинг нәтиҗәләре барлык төбәкләр өчен дә ориентир булып тора. Шуның нәтиҗәсендә төбәкләр үзләренең көчле һәм йомшак якларын күрә, иң яхшы тәҗрибәләрне гамәлгә кертә. Бу эшнең әһәмияте зур һәм бик файдалы да», - дип искәртте Татарстан Президенты.


"Татар-информ" МА