“Сәламәтлек саклау” проектына 2021 елга кадәр 7 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк

30.07.2019

“Сәламәтлек саклау” илкүләм проектына 2021 елга кадәр  7 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

Брифинг  Татарстан Республикасында “Сәламәтлек саклау”, “Демография” илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга багышланган иде.

Министр хәбәр иткәнчә, “Сәламәтлек саклау” проектына каралган 7 миллиард сумның 72%ы республикага федераль бюджеттан килә. “Проектларны финанслау күләме артуы мәҗбүри медицина иминияте фонды хисабына да ирешелде”, - диде Марат Садыйков.

“Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты дүрт юнәлешне үз эченә ала: “Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын арттыру”, “Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш”, “Онкологик авыруларга каршы көрәш”, “Балалар сәламәтлек саклау тармагын үстерү”.

 


“Татар-Информ” МА материаллары буенча