Рөстәм Миңнеханов Президент Академиясенең Җәйге кампусында катнашучылар белән очрашты

19.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Иннополиста «Президент Академиясенең Җәйге кампусы» VIII халыкара мәгариф форумында катнашучылар белән очрашты. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау, РАНХиГС проректоры, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе директоры Иван Федотов һәм башкалар катнашты.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Җәйге кампус - яшь кешеләр файдалы күнекмәләр ала торган, төрле тармаклар экспертлары белән очраша торган нәтиҗәле мәйданчык. «Моннан тыш, сезнең яңа кешеләр белән танышу мөмкинлегегез зур. Сезнең һәрберегез алдынгы идеяләргә ия. Безгә илебезнең ИТ-үзәкләреннән берсе булган Иннополисның мондый алдынгы яшьләр белән очрашу урынына әверелүе мөһим», - диде ТР Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Инновация һәм трендлар» темасына панель дискуссиясендә катнашты, анда эшкуарлыкны үстерү, инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре, талантлы яшьләр миграциясе проблемасы турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан потенциаль инвесторлар белән эшләүгә һәм төбәктә бизнес-климатны яхшыртуга зур әһәмият бирә. Соңгы 15 елда республикада тотрыклы инновацион инфраструктура булдырылды, аңа махсус икътисадый зоналар, технопарклар, сәнәгать мәйданчыклары керә.

«Бүген инвесторларны республикага җәлеп итү уңай нәтиҗәләр бирә. “Даймлер” немец концерны “КАМАЗ” белән бергә Чаллыда кабиналар каркаслары җитештерү заводын эшләтеп җибәрде», - диде ТР Президенты.

ИТ өлкәгә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу – заман таләбе. «Татарстан – сәнәгать ягыннан алга киткән төбәк. Безнең нефть сәнәгатебез бар. Республикада нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше алга киткән. Безгә яңа ИТ-юнәлешләр дә кирәк. Беренче ИТ-үзәк Казанда, икенчесе Чаллыда ачылды, - диде ТР Президенты. – Татарстанда бөтенроссия масштабындагы үзәк ачарга булдык. Федераль үзәк ярдәме белән без Иннополис проектын гамәлгә ашырырга керештек».

Дискуссия барышында Владимир Мау билгеләп үткәнчә, бүген кешеләр берткуктаусыз укуда: «Технологияләр бик тиз үзгәреп торалар, шуңа күрә өзлексез белем алырга кирәк».

Рөстәм Миңнеханов тагын билгеләп үткәнчә, яшь белгечләрне урыннарда алып калу өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк.

Форум Татарстанда 11 июльдән 24 июльгә кадәр барачак. Быел анда 200дән артык кеше катнаша, шул исәптән 28 илдән чит ил студентлары да.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.