Татарстан Президенты «Алабуга» МИЗда химия төзелеше җитештерүе буенча яңа завод ачуда катнашты

17.07.2019

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә химия төзелеше җитештерүе буенча «Технониколь-Алабуга» яңа заводы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының металлургия һәм материаллар департаменты директоры Павел Серватинский катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге проектны гамәлгә ашыру төзелеш өлкәсендә РФ Президенты Владимир Путин билгеләгән масштаблы бурычларны хәл итүгә ярдәм итәчәк. «Монда заманча продукция чыгарылачак, бу төзелеш тармагы өчен кирәк булачак. Россия Президенты 2024 елга торакны гамәлгә кертүне ике мәртәбә арттыру бурычын куйды. Без әлеге проектны гамәлгә ашыруда уңышлар телибез», - диде ТР Президенты.

Павел Серватинский барысын да яңа җитештерүне эшләтеп җибәрү белән котлады һәм әлеге продукция төзелеш базарында лаеклы урынын алачак. Тагын ул РФ Сәнәгать министры Денис Мантуровның котлау телеграммасын укыды. 

Завод 60тан артык исемдә продукция чыгарачак, шул исәптән төзелеш материалларының механик булмаган ныгытмалы махсус продуктлар да. Проект куәте – елына 10 мең тонна. Өч ел дәвамында икенче линияне дә эшләтеп җибәрү планлаштырыла.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев