Рөстәм Миңнеханов Башкортостан Республикасы җитәкчелегенә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән автобус пассажирлары булган татарстанлыларга ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде

15.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортостан Республикасы Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбировка хөкүмәт телеграммасын юллады.

Телеграммада Рөстәм Миңнеханов Башкортостан Республикасының Архангельск районында юл-транспорт һәлакәтенә эләккән автобус пассажирлары булган татарстанлыларга ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

"Хөрмәтле Радий Фәрит улы! Ихластан Сезгә Башкортостан Республикасының Архангельск районында юл-транспорт һәлакәтенә эләккән автобус пассажирлары булган  татарстанлыларга ярдәм өчен рәхмәтлемен, - диелгән телеграммада. - Игътибарыгыз һәм турыдан-туры катнашуыгыз кыска вакытта зыян күрүчеләргә максималь ярдәм күрсәтелүен тәэмин итте, бу аларга гадәттән тыш вакыйгаңа әһәмиятле ярдәм булды. Сезгә һәм тугандаш Башкортостан халкына рәхмәтемне җиткерәм һәм иминлек телим. 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов".

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.