Марат Әхмәтов авылда кече хуҗалык рәвешләре эше турында сөйләде

12.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авылда кече хуҗалык рәвешләре эше турында сөйләде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, җитештерү бераз кимүгә карамастан, уңай динамика күзәтелә. Республика буенча бер хуҗалыкка елына уртача 276 мең сумлык продукция җитештерелгән. Әмма районнар арасында аерма зур.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, бүген сөткә бәяләр республика буенча уртача 17,6 сум тәшкил итә. Балтач, Буа, Чирмешән районнары сөтне югары бәядән сатып алалар. Тукай, Баулы, Чүпрәле, Зеленодольск, Зәй, Минзәлә  районнарында бәяләр гаять түбән.

Соңгы елларда фермер хуҗалыклары үсә бара, ел саен җыелма продукция күләмнәрендә алар өлеше 15-20%ка арта.

Грант ярдәм күрсәтү программалары нәтиҗәсендә фермерларда барлык төр терлекләр буенча баш саны ике мәртәбә арткан.

Министр хәбәр иткәнчә, терлекчелк продукциясен реализацияләүдән акчалата килер өч мәртәбә арткан, быел 28%ка.

Ул хәбәр иткәнчә, быел конкурслар уздырылган, грантларны 600 млн. сумга  135 КФХ алган.  

Икенче ел эш башлаучы кооперативларга республика ярдәм программасы эшләп килә, грантларны быел 75 млн. сумга 16 кооператив откан.

Марат Әхмәтов шулай ук искәрткәнчә, августта республиканың дүрт районы – Теләче, Аксубай, Зеленодольск, Тукай районнары базасында, районнар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар-киңәшмәләр уздыру каралган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.