Татарстан Президенты беренче Халыкара нефть-газ яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты

12.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче Халыкара нефть-газ яшьләр форумы кысаларында хакатонны эшләтеп җибәрүдә катнашты. Чара Әлмәт районында «Юность» БЯЛ территориясендә узды.     

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучылар белән аралашты. Темаларның берсе эшче һөнәрләренең абруе турында булды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, квалификацияле эшче кадрлар әзерләү бүген өстенлекле бурычларның берсе булып тора. «Белгечләр әзерләү дәрәҗәсе  предприятиеләрнең конкуренциягә сәләтенә турыдан-туры йогынты ясый. Бүген эшче белгечлекләре вәкилләре өр-яңа заманча җайланмаларда эшлиләр: лазер эретеп ябыштыру җайланмасында, биш координаталы станокларда һәм башкаларда. Бу махсус күнекмәләр һәм белемнәр таләп итә», - диде ТР Президенты. 

Ул хәбәр иткәнчә, республикада ресурс үзәкләре челтәрен үстерү буенча зур эш алып барыла. Бүген алар 31 учреждение, анда иң яхшы уку-методика, кадрлар һәм матди-техник ресурслар тупланган. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, быел Татарстанның 3 меңләп һөнәри белем оешмалары  укучысы WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтихан тапшырачаклар. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, эшче кадрлар әзерләүнең алдынгы технологияләрен гамәлгә кертү Worldskills хәрәкәтендә активрак катнашырга ярдәм итәчәк. WorldSkills Russia илкүләм чемпионатында Татарстан командасы беренче урынны алды. Ә августта Казан WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. 

Әңгәмә барышында мәгариф учреждениеләренең потенциаль эш бирүчеләр белән хезмәттәшлеге темасы да кузгатылды. «Югары уку йортларына максатчан заявкалар буенча төгәл эшләргә кирәк», - диде ТР Президенты. 

Тагын форумда катнашучыларны Рөстәм Миңнехановның калдыкларны утильләштерү заводын төзүгә мөнәсәбәте кызыксындырды. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта 30%лап чүп  эшкәртелергә тиеш. Бу икенчел чимал: кәгазь, алюминий, төрле полимерлар һәм башкалар. Әмма калдыкларның билгеле бер өлеше утильләштерелергә дә тиеш. «Бу мәсьәләне калдыкларны утильләштерү заводын төзеп кенә хәл итәргә була. Ул хәзерге заманның барлык экологик таләпләренә туры киләчәк. Мондый комплекслар дөньяның күп кенә илләрендә эшләп килә. Токиода 21 шундый завод шәһәр эчендә урнашкан. Копенгагенда мондый завод түбәсендә тау чаңгысы трассасы корылган», - диде Рөстәм Миңнеханов.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.