Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның нефть компанияләре инновацияләр эзләү һәм аларны гамәлгә кертү нәтиҗәсендә конкуренциягә сәләтләрен саклап калалар

12.07.2019

Татарстанның нефть компанияләре, беренче чиратта «Татнефть», инновацияләр эзләү һәм аларны гамәлгә кертү нәтиҗәсендә конкуренциягә сәләтләрен саклап калалар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Нефть саммиты панель дискуссиясендә хәбәр итте. Чара Әлмәт районында «Юность» БЯЛ территориясендә узды. 

Аның эшендә Россия Федерациясе Энегетика министры урынбасары Павел Сорокин, Росприродназор җитәкчесе Светлана Радионова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм башкалар катнашты. 

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов нефть өлкәсендәге алдынгы технологияләр күргәзмәсе белән танышты. «Татнефть», «Набережночелнинский трубный завод», «ТатРИТЭКнефть», «Кварт», «ТНГ-Групп», «Элкам» һәм башкалар үз эшләнмәләрен куйган иде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген илнең нефть-газ тармагы алдында җитди бурычлар тора, алар табигать байлыкларыннан нәтиҗәле файдалануга, кыен чыгарыла торган запасларны нәтиҗәле эшкәртүгә, энергия чыганаклары базарын цифрлаштыруга һәм аның трансформациясенә бәйле. «Халыкара экспертлар фаразлаганча, углеводородларга ихтыяҗ якындагы унъеллыкта артачак. Алар илнең стратегик мөһим ресурслары булып калачак. Аерым алганда, нефть-газ химиясе сегментында  углеводородларга альтернатива юк әле», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Ул билгеләп үткәнчә, альтернатив генерация хакы кимүгә карамастан, электр энергиясен туплау технологияләре булмау бөтендөнья энергия балансында альтернатив энергетика өлеше чагыштырмача аз булуга китерә. «Энергетика министрлыгы бәяләүләренә караганда, кыен чыгарыла торган запаслар өлеше ил буенча дәлилләнгән запасларның 65 процентыннан артып китә. Һәм бу сан ел саен арта бара», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты игътибар иткәнчә, кыен чыгарыла торган запаслар өлеше гомумроссия күләмендә – кимендә 8%. «Бу безнең илдә нефть чыгару елдан-ел фән сыешлыгын таләп итәчәк дигән сүз. Ул фән сыешлы продукциягә, инновацион технологияләргә, кадрларга һәм сыгылмалы салым системасына ихтыяҗны арттыра», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, энергия ресурсларын куллану һәм чыгару арту экологик йөкләнеш артуга китерә. «Республика нефтьчеләре, „Татнефть“ компаниясе тәҗрибәсе күрсәткәнчә, нәтиҗәле җитештерү контроле алып барганга һәм экологик иминлекне тәэмин итү чаралары уздырганга күрә, табигать тирәлегенә экосистеманың үзлегеннән торгызылуы дәрәҗәсенә китерү мөмкинлеге бар», - диде ул, йомгак ясап. 

Азакта Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, саммит эшендә беренче Халыкара нефть-газ яшьләр форумы делегатлары да катнаша.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.