Татарстан Хөкүмәте йортында «Татнефть» ГАҖ белән «КазМунайГаз» НК АҖ арасында Үзара аңлашу турында меморандум имзаланды

10.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сәмрук-Казына» Милли уңайлылык фонды» АҖ идарәсе рәисе Әхмәҗан Есимов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе  Шамиль Гаффаров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм «НК «КазМунайГаз» АҖ идарәсе рәисе Алик Айдарбаев катнашты.

Очрашу барышында нефть-газ тармагында һәм югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Әхмәтҗан Есимов барында «Татнефть» ГАҖ белән «НК «КазМунайГаз» АҖ арасында арасында Үзара аңлашу турында меморандум имзаланды. Документ уртак геологик-разведка эшләрен анализлау, өйрәнү һәм уздыру өлкәсендә хезмәттәшлекне; нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм газ химиясе буенча проектларны гамәлгә ашырганда, нефть чыгару һәм ятмаларны эшкәртү өлкәсендә уртак фәнни һәм проект эшләрен оештырганда һәм башка юнәлешләрдә консультацион хезмәт күрсәтүләрне һәм техник ярдәмне күз алдында тота.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.