Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең чит ил дәүләтләрдә сәүдә вәкилләре белән очрашты

10.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең чит ил дәүләтләрдә сәүдә вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында "Сәүдә вәкилләре атнасы" кысаларында узды. Делегация составында РФнең Азербайҗанда, Беларусь, Иран, Норвегия, Төркмәнстанда, Украинада сәүдә вәкилләре бар.  

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанның халыкара элемтәләрне актив алып барыла. Рәсми һәм бизнес-делегацияләрнең кара-каршы эш сәфәрләре оештырыла. Казанда сигез чит илнең генераль консуллыгы эшли, ә чит илләрдә Татарстанның 15 вәкиллеге бар.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның чит илләр белән тышкы сәүдә күләме 19 млрд. доллар тәшкил итте, шуларның 15 млрд. доллардан артыгы - экспорт. "Татарстанда нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, нефть химиясе тармаклары үскән. Машин төзелеше продукциясе җитештерелә", - диде ТР Президенты. 

Очрашуда Россиянең сәүдә вәкиллекләре башлыклары белән Татарстанның чит ил партнерлары белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләре, республика оешмаларының экспорт эшчәнлеге мәсьәләләре һәм чит ил базарында аларның продукциясен тәкъдим итү буенча фикер алыштылар. Шулай ук хезмәттәшлекне үстерү өчен башка перспективалы юнәлешләр дә каралды.

Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев һәм башкалар катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.