Рөстәм Миңнеханов Аксубайда ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляевка бюст ачуда катнашты

06.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай муниципаль районына Александр Александрович Гуляевны искә алу чараларында катнашу өчен килде.

Александр Гуляев - ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры, ТАССР атказанган урманчысы, Бөек Ватан сугышы ветераны. 

Александр Гуляев урманчылар нәселеннән булган - бабасы һәм аның өч улы, шул исәптән Александр Александровичның атасы урманчылар булган. Авыл хуҗалыгы министры вазифасында 25 ел хезмәт иткән (1959-1984 елларда). Аның җитәкчелегендә республикада урман хуҗалыгы өлкәсендә күпкә алга китеш булган, урман ресурсларын рациональ файдалану башланган, законсыз урман кисү кимегән, урман янгыннары саны кимегән. 

Бүген Рөстәм Миңнеханов Гуляевка бюстны тантаналы ачуда бөтен җыелган кешеләргә рәхмәт белдергән. "Әлеге һәйкәлне куюга җанын салганнарга бик зур рәхмәт", - диде ул. 

Татарстан Президенты сүзләренчә, шул рәвешле ветераннарыбыз турында хәтер саклана. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.