Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру» ИТУ ЮИМ халыкара магистрлар программасы буенча укучы Татарстан студентлары проектларын тәкъдир итүдә булды

04.07.2019

Бүген, 4 июльдә, Мәскәү урбанистик форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Илкүләм тикшеренү университеты – Югары Икътисад мәктәбе (ИТУ ЮИМ) һәм Татарстан Республикасының уртак мәгариф программасы буенча тәкъдимнәрне тәкъдир иттеләр.    

Программа урыннарда «Уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру» өстенлекле проектын гамәлгә ашыруда катнашучы белгечләр өчен квалификация күтәрүне күз алдында тота.

Искәртәбез, мәгариф программасы белем алуның өч төрен үз эченә ала.  

Уку бер елдан ел ярымга кадәр дәвам итә. Программаның төп бурычы – җәмәгать киңлекләре белән эшләү һәм Татарстан Республикасы тәҗрибәсе буенча теоретик һәм практик белемнәр бирү.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук «Киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру» ИТУ ЮИМнең халыкара магистрлар программасы буенча укучы Татарстан студентлары проектларын тәкъдир иттеләр.   

Тәкъдир итү тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов тәкъдим  ителгән проектларны уңай бәяләде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "ТНВ" телеканалының Мәскәү филиалы материаллары файдаланылды.