Рөстәм Миңнеханов «Корстон» компанияләр төркеме президенты Анатолий Кузнецов белән очрашты

03.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Корстон» компанияләр төркеме президенты Анатолий Кузнецов белән очрашты.

Очрашуда "Корстон" сәүдә-күңел ачу кунакханә комплексының Казанда эшчәнлеге турында сөйләшенде, "Корстон" компанияләр төркеменең Татарстан белән хезмәттәшлеге мөмкинлекләре турында сүз барды. 

Очрашу Казан Кремлендә узды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.