Рөстәм Миңнеханов Омск өлкәсе Губернаторы Александр Бурков белән очрашты

01.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Омск өлкәсе Губернаторы Александр Бурков белән Казан Кремлендә очрашты.

Омсчк өлкәсе делегациясе Казанга эш визиты белән килде. Бүген кунаклар ТР Инвестицион үсеш агентлыгында республиканың инвестицион һәм икътисадый мөмкинлекләре белән таныштылар. Шуннан делегация "ИТ-парк", "Химград" технополисы, "Эйдос-медицина" үзәгендә һәм М.Горький ис. Зеленодольск заводында булдылар. 

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Бурков Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Омск өлкәсе Хөкүмәте арасында икътисадый, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында Килешү имзаладылар. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, соңгы елларда ике төбәк арасында хезмәттәшлек ныгыды. Үзара сәүдә күләме 4 млрд. сумга җитте. "Бу күләмнәрне күпкә арттырып була, дип саныйм. Омск өлкәсенә без авыр йөк автомобильләре, авыл хуҗалыгы техникасын, нефть химиясе продукциясен, азык-төлек, медицина җиһазларын, дарулар сатабыз", - диде ТР Президенты. Ул билгеләгәнчә, Омск өлкәсе синтетик каучук, автомобиль бензины һәм башкалар белән Татарстанны тәэмин итә. 

Татарстан Президенты сүзләренчә, Татарстанның инвестицион инфраструктура булдыру өлкәсендә тәҗрибәсе бай. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов эшкуарлыкка ярдәм, дәүләт хезмәтен күрсәтү, электрон сатып алулар системасы өлкәсендә ике төбәк арасында хезмәттәшлекне җайлап була. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Омск өлкәсендә татар җәмәгатьчелеге 42 мең кеше тәшкил итә. Актив рәвештә милли иҗтимагый оешмалар эшли. Ел саен Сабантуй бәйрәме уздырыла. Ул Александр Бурковка татарларга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. 

Александр Бурков үз чиратында билгеләгәнчә, Татарстан белән хезмәттәшлеккә Омск өлкәсе зур игътибар бирә. "Татарстан - Идел буе федераль округында безнең төп партнерыбыз. Безне бик күп нәрсә берләштерә. Төбәкләребездә нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, азык-төлек җитештерү үскән. Бүген имзаланган хезмәттәшлек турында килешү уртак эшкә яңа кырлар ача", - диде ул. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.