Рөстәм Миңнеханов "Газпром трансгаз Казан" коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

01.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Газпром трансгаз Казан" коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул - моңарчы "Газпром трансгаз Уфа" ҖЧҖнең баш инженеры - җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Рөстәм Усманов. 

«Газпром»ның Татарстандагы бүлекчәсен 1998 елның апреленнән бирле җитәкләгән Рәфкать Кантюков яңа гендиректорның киңәшчесе вазифасына күчә. 

"Газпром" ГАҖ Идарәсе Рәисе урынбасары, Корпоратив яклау хезмәте генераль директоры Сергей Хомяков билгеләгәнчә, "Газпром трансгаз Казан" - тармакның иң яхшы предприятиеләренең берсе. "Рәфкать Габделхәй улы генераль директор вазифасында 21 елдан артык булды. Бөтен җанын, сәламәтлеген, белемен хезмәтенә багышлады. "Газпром трансгаз Казан" - ул Рәфкать Габделхәй улы үзе", - дип ассызыклады Сергей Хомяков һәм Рәфкать Кантюковка "Газпром" ГАҖ Идарәсе Рәисенең Рәхмәт Хатын тапшырды. 

Сергей Хомяков коллетивны яңа җитәкчегә ярдәм итәргә өндәде. "Ул - профессионал, үз эшен белә. "Газпром" җитәкчелеге аңа ышана. Мондый коллектив һәм мондый әзерлекле җитәкче белән предприятие уңышлы эшен дәвам итәчәк дип ышанабыз", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында Рәфкать Кантюковның республикада газ тармагын үстерүгә һәм газ белән тәэмин итү өлкәсендге эре инвестицион проектларга керткән өлешен югары бәяләде. 

Шулай ук ул Рәфкать Кантюковның "Зенит-Казан" волейбол клубы уңышларын керткән өлешен дә искәртте. Команда аның җитәкчелегендә 10 кат ил чемпионы булды, алты кат - Чемпионнар лигасы җиңүчесе. 

"Бүген Татарстан белән "Газпром" арасында эш җайга салынган. Республика - эре газ кулланучыларның берсе. Без "Газпром"ны үзебезнең машина төзелеше комплексы продукциясе белән тәэмин итәбез. Газ-мотор ягулыгын үстерү буенча уртак эш алып барыла. Ышанам, әлеге эш дәвам ителәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Республиканың икътисадый һәм сәнәгый мөмкинлекләрен үстерүгә керткән зур өлеше, актив иҗтимагый һәм хәйриячелек эше өчен Рөстәм Миңнеханов Рәфкать Кантюковка "Дуслык" орденын тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.