Россия Президенты татарстанлыларны һәм республика кунакларын Сабантуй бәйрәме белән котлады

23.06.2019

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Сабантуй бәйрәме белән котлау телеграммасын юллады. Ул билгеләгәнчә, Татарстанда шатлык, ачык күңел, кунакчыллык, кешеләрнең үзара дустанә аралашу атмосферасы. 

"Гасырлардан килгән игенчеләр хезмәтен олылауны символлаштыручы әлеге борыңгы бәйрәм - безнең мәдәни кодның, гаять бай тарихи һәм рухи мирас.мәс өлеше. Ата-бабаларыбыз гореф-гадәтләрен данлыклап, Россиянең күп санлы төбәкләрендә төрле милләт кешеләре аны киң һәм яратып каршы ала, - диелгән телеграммада. - Әлбәттә, биредә, Татарстанда, бәйрәм чаралары үзәгендә, бүген шатлык, ачык күңел, кунакчыллык, кешеләрнең үзара дустанә аралашу атмосферасы смизелә. Ышанам, Сабантуйның бай һәм төрле программасында һәр кеше күңеленә якын шөгыль таба. Бик рәхәтләнеп милли ашларны кабып карыйлар. 

Барыгызга да күтәренке кәеф, уңышлар һәм иң яхшы теләкләр телим. Бәйрәм белән!". 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.