Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә терлек азыгы әзерләү һәм республиканың сөтчелек тармагындагы хәлләр турында сөйләде

22.06.2019

Терлек азыгы әзерләү эшләре һәм республиканың сөтчелек тармагындагы хәлләр турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.  

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

Министр хәбәр иткәнчә, бүгенгә республикада 300 мең гектарда күпьеллык үләннәр чабып алынган – бу мәйданнарның 65%ы. 130 мең тонна печән һәм 700 мең тонна сенаж. «Әтнә, Зәй һәм Тәтеш районнары беренче чабып алуны тәмамлап киләләр», - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Шундый ук һава шартлары булган кайбер районнарда мәйданнарның яртысы да чабып алынмаган әле. Югары Ослан районында 77 %ы калган, Әгерҗе районында - 75%ы, Әлмәт районында - 70%ы, Минзәлә районында - 66%ы, Менделеевск районында - 63%ы.

Марат Әхмәтов шулай ук хәбәр иткәнчә, республика авыл хуҗалыгы берәмлекләре буенча беренче мәртәбә тәүлегенә 4 мең тонна сөт савып алына, продуктылыгы бер сыерга 17 кг. «Бу асылда – заманча технологияләр куллану, быел сатып алу бәяләренең тотрыклы булуы (бер килограмм өчен 23 сум) һәм аксым концентрациясе югары булган яшел терлек азыгы китереп тору нәтиҗәсе», - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.