Татарстан Президенты Корбан Бердыевка балалар-яшүсмерләр футбол академиясе булдырырга тәкъдим итте

20.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күренекле  футбол тренеры Корбан Бердыев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.  

Рөстәм Миңнеханов Корбан Бердыевка республика футболын үстерүдә күрсәткән күпьеллык тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм Футбол-2018 дөнья чемпионаты символикасы булган исемле кий бүләк итте.

Татарстан Президенты мәшһүр тренерга футболистларны кече яшьтән баскычлы әзерләү системасын оештырырга һәм Татарстанның балалар-яшүсмерләр футбол академиясен республикадагы филиаллары белән бергә булдыруны оештырырга тәкъдим итте. Якын көннәрдә Татарстан Спорт министрлыгы Корбан Бердыев белән берлектә яңа академиянең оештыру-хокукый формасын һәм базасын эшләргә туры киләчәк. 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республика яшь футболистлар өчен Татарстанның дүрт шәһәрендә 5 җиңел тренировкалар манежы төзиячәк: 2се Казанда һәм Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә берәр. 

Татарстан Президенты Корбан Бердыевка яңа эшендә уңышлар теләде һәм академия безнең яшь футболистларны әзерләүне яңа дәрәҗәгә чыгарыр дип ышаныч белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.