Алексей Песошин Red Bull Air Race авиашоуда булды

16.06.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин  бүген  көннең икенче яртысында “Казан” гаилә үзәгендәге мәйданчыктан Red Bull Air Race авиашоуны карады.

Авиаузышлар буенча дөнья чемпионатының чираттагы этабы Казансу елгасы акваториясе өстендә 15-16 июньдә узды. Анда 26 очучы  Challenger һәм Master классларында ярышты.

Алексей Песошин ярышларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын карады. Шулай ук  Red Bull Air Race генераль директоры Эрик Вульф белән аралашты.

ТР Премьер-министрын Татарстанның спорт министры Владимир Леонов, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Азат Кадыров озата йөрде.

Red Bull Air Race авиашоу Казанда өченче тапкыр уздырыла.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.