Рөстәм Миңнеханов «Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләде

14.06.2019

Бүген Казанда «Пирамида» КСКда «Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

«Ел табибы - Ак чәчәкләр» республика бүләге медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә һәм һөнәри эшчәнлекне камилләштерүне стимуллаштыруга юнәлгән. 2019 елда конкурс 12 нче такыр уздырыла.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм авыр, әмма мактаулы эшләрендә уңышлар теләде. «Кешеләр сәламәтлеге – безнең иң төп кыйммәт.  Россия Президенты Владимир Путин моңарчы илкүләм проектларда билгеләгәнчә, сәламәтлек саклау мәсьәләсе өстенлекле урын алып тора. Бу бурычны бары тик уртак тырышлыгыбыз белән генә хәл итә алабыз», - диде ул.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада сәламәтлек саклау тармагының матди-техник базасын ныгыту, белгечләрнең квалификациясен арттыру, медицина учреждениеләрен заманча җайланмалар белән тәэмин итү буенча зур эш алып барыла. «2 ел эчендә Татарстанда 185 поликлиника яңартылды. Стационар сырхауханәләргә ремонт буенча биш еллык программа әзерләнә. Башка проектлар да гамәлгә ашырыла. Иң мөһиме – кешеләр, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы табиблар», - диде ТР Президенты. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Ел табибы» номинациясендә җиңүчене атады. Ул – КДМУның неврология һәм реабилитация кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Әнвәр Богданов. 

Тагын Татарстан Президенты Балык Бистәсе ҮРС Зәңгәр Күл ФАПы фельдшеры Зөлфия Шакировага махсус бүләк - автомобиль ачкычы  тапшырды. 

Быел җиңүчеләрне барлыгы биш номинация буенча билгеләделәр. «Сәламәтлек саклау легендасы» дип Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының КДМАнең җәмәгать сәламәтлеге, сәламәтлек саклау икътисады һәм идарәсе кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Илдус Низамов танылды. «Беренчел звеноның иң яхшы табибы» исеменә Актаныш ҮРС гомуми практика табибы Рифә Ибраһимова лаек булды. «Елның медицина хезмәткәре» номинациясендә Яңа Чишмә ҮРС Чуваш Чабаксары ФАПы мөдире Любовь Гуслярова җиңү яулады. «Гадәттән тыш очрак» номинациясендә җиңү Казан шәһәренең 7 нче шәһәр клиник сырхауханәсе табиблары төркеменә бирелде, алар дөньягы иң агулы елан –  яшел мамба чагуыннан зыян күргән пациентны үлемнән коткарып калганнар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.