Минтимер Шәймиев Төркия галимнәре белән очрашты

14.06.2019

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган беренче Халыкара фәнни симпозиум катнашучылары – төрек галимнәре белән очрашты.

Очрашуда Төркия тарих җәмгыяте рәисе, профессор Рефик Туран, профессор, Истанбул университетының гомуми төрки тарих кафедрасы мөдире Ильяс Топсакал, 19 май исемендәге университет (Самсун шәһәре) профессоры, Төркия тарих җәмгыяте әгъзасы Ибраһим Теллиоглу булды.

Симпозиум Казанда 2019 елның 12-16 июнендә уза. Ул Татарстан Фәннәр академиясе катнашында, Казан федераль университеты һәм Истанбул дәүләт университеты тарафыннан оештырылган.

Очрашу башында Минтимер Шәймиев кунакларга тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча “Яңарыш” республика фондының  эшчәнлеге  турында экспозицияне тәкъдим итте, “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” проекты һәм яңадан торгызылучы башка объектлар турында сөйләде.

Очрашу барышында фән, мәдәният һәм тарихи мирасны саклау өлкәсендә Төркия һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек буенча мәсьәләләргә кагылдылар.

Очрашуда шулай ук Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган, КФУ ректоры Илшат Гафуров, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Айрат Ситдыйков катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте