Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының консультатив комиссиясе утырышында катнашты

06.06.2019

Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларындаРоссия Федерациясе Дәүләт Советының консультатив комиссиясенең "Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру: региональ бюджетларның мөмкинлекләре һәм тотрыклыгы" мәсьәләсе буенча чираттагы утырышы узды.  

Утырышны Россия Федерациясе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко үткәрде. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Докладлар белән берничә субъект губернаторлары чыгыш ясады. Чарада шулай ук РФ министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко, губернаторлар катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.