Алексей Песошин: Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә Әлмәт районында гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча бурычлар уңышлы хәл ителде

06.06.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Әлмәт районы советы  һәм Әлмәт шәһәре советының  берләштерелгән утырышында катнашты. Көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде: Айрат Хәйруллинның Әлмәт шәһәре башлыгы һәм Әлмәт районы башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату.

Искә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән Айрат Хәйруллин ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләнде.

Алексей Песошин ассызыклаганча,  Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә Әлмәт районында гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча бурычлар уңышлы хәл ителгән. Соңгы дүрт елда Әлмәт районында ярты миллион квадрат метрдан артык торак төзелгән, 95 км велосипед юллары булдырылган.

“2018 елда Әлмәткә “Россиянең иң төзек шәһәр җирлеге” Бөтенроссия бәйгесе нәтиҗәләре буенча РФ Хөкүмәтенең II дәрәҗә дипломы тапшырылу шәһәр мохитен үстерү эшенең төп нәтиҗәсе булды”, - диде Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры бүгенге утырышта районның яңа җитәкчесе мәсьәләсе каралмый, дип белдерде. Бу җаваплы мәсьәләне хәл итү регламент процедураларын үтүне һәм вакыт таләп итә. Тиешле кандидатура киләсе утырышта каралачак.

Аның сүзләренчә, район тормышындагы көндәлек бурычлар һәм мәсьәләләрне хәл итү әлегә Марат Гыйрфанов җитәкчелегендәге районның  Башкарма комитетына йөкләнә.

Алга таба Алексей Песошин Әлмәт районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Айрат Хәйруллинга Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.