Татарстан Республикасы белән Калуга өлкәсе арасында килешү имзаланды

06.06.2019

Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы белән Калуга өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. 

Документка имзаларын Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Калуга өлкәсе губернаторы Александр Артамонов куйдылар. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, "әлеге документ кирәклеге күптәннән билгеле. Калуга өлкәсе - Россиянең иң уңышлы регионнарының берсе. Безгз үзара файдалы хезмәттәшлеккә этәргеч бирергә кирәк". 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хезмәттәшеккә килешү базасын булдыру эшлекле элемтәләрне киңәйтүгә ярдәм итәчәк. Ул шулай ук якын арада бизнес-делегацияләр визитларын оештырырга тәкъдим итте. 

Хезмәттәшлек өчен преспектив юнәлешләр буларак ул машинтөзелеше, азык-төлек өлкәләрен, көнкүреш товарлары, төзелеш материалларын атады. 

Хәзерге вакытта ике регион арасында товар әйләнеше күләме 8 млрд. сум тирәсе, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу кхрсәткечне арттырырга кирәк. 

Очрашуда билгеләнгәчә, 10 июнь көнне Казан белән Калуга арасында туры авиарейс ачыла. Бу эшлекле һәм туристик хезмәттәшлеккә этәргеч бирәчәк. 

Шунна Татарстан Республикасы белән Калуга өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.