Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында катнашты

05.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 48 нче утырышында катнашты. Анда шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм ТР Хөкүмәте әгъзалары катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмммәтшин алып барды.

 

Көн тәртибенә барлыгы 28 мәсьәлә кертелде, шул исәптән 13 республика  законнары проектлары, Дәүләт Советының 3 закон чыгару инициативасы, 4 федераль закон проекты һәм Удмурт Республикасы Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы.

 

Утырышта депутатлар Роман Шәйхетдинов кандидатурасын ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфасына килештерделәр. Ул «Иннополис» проектын алып барачак. Ә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын Айрат Хәйруллин җитәкләячәк, моңарчы Әлмәт районы башлыгы булып эшләде. 

 

ТР вице-премьерының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин чыгышында билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Иннополис Университетын гамәлгә куючылар составына керде. «Бу без башкарган эшне федераль дәрәҗәдә югары бәяләү генә түгел, бу проектны алга сөрүнең югары нәтиҗәлелеген дә көтү. Болар бар да республикага булган аерым игътибарны күрсәтә. Без Иннополис үсеше динамикасы артыр дип көтәбез, ул ИТ-инфраструктураның әйдәүче мәйданчыгы булырга тиеш», - диде ул.

 

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Роман Шәйхетдиновка һәм Айрат Хәйруллинга яңа эш урыннарында уңышлар теләде. «Цифрлы икътисад -  безнең эшчәнлегебезнең җитди юнәлеше. “Иннополис” проекты лаеклы урынын алырга тиеш», - диде ул.

 

Айрат Хәйруллин турында Рөстәм Миңнеханов, билгеләп үткәнчә, ул  «үзен яхшы оештыручы итеп күрсәтте, шулай ук Электрон хөкүмәт мәсьәләләре белән күп шөгыльләнде».

 

Утырышта Рөстәм Миңнеханов Дәрвишләр бистәсе аша юл салу турындагы мәгълүматның дөрес булмавын әйтте.

 

Быел бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкаләтләре тәмамлана. Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 2019 елның 8 сентябренә билгеләнгән. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте