Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионаты йомгаклары буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы медалистларын хөрмәтләү тантанасы уздырырга кушты

25.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионаты финалы йомгаклары турында сөйләде.  

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Шамил Гаффаров хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы җыелма командасы бу ярышларда команда зачетында беренче урынны яулады.  

Җиңүче команда 55 алтын, 47 көмеш һәм 39 бронза медаль алды.

Икенче урында Мәскәү - 91 алтын, 22 көмеш һәм 22 бронза медаль.

Өченче урында Мәскәү өлкәсе командасы - 13 алтын, 17 көмеш һәм 22 бронза медалист.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионаты йомгаклары буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы медалистларын хөрмәтләү тантанасы уздырырга кушты.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.