Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты

25.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Химиклар көнен бәйрәм итү чарасында катнашты.

Тантаналы чара Түбән Кама шәһәрендә узды. 

Бәйрәм алдыннан Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама мэры Айдар Метшин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башка рәсми затлар белән төбәктә нефть химиясе тармагына багышланган күргәзмәне карады. Экспозициядә аерым химкомбинатның беренче директоры Николай Лемаев һәм "Түбән Кама нефть химисе" тарихына багышланган иде. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Химиклар көне профессиональ бәйрәме белән котлады һәм әлеге көннең бөтен республика өчен дә бәйрәм булуын ассызыклады. 

"Сезгә хезмәтегез өчен һәм республикабыз, илебезгә хезмәтеге өчен рәхмәт әйтәсем килә, нефть химиясе тармагы алга таба үссен", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аеруча бүген Николай Васильевич Лемаевны һәм республикада гына түгел, ә гомумән илебездә химия һәм нефть химиясенә нигез салучыгларны искә алуыбыз күңелле, диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Ветераннарыбызга бик зур рәхмәт, - диде Татарстан Президенты. - Алар эше дәвам итәчәк - химия һәм нефть химиясе тармагы республикабыз өчен үсеш нигезе, бу республикабыз киләчәге". 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Химиклар көнен Түбән Камада үткәрү яхшы традициягә әйләнүен ассызыклады. 

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук тармакның лаеклы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.