Рөстәм Миңнеханов: Цифрлы алымнар хәзерге заман проблемаларының комплексын хәл итәргә ярдәм итәчәк

24.05.2019

Бүген Иннополис университетында регионнар өчен цифрлы алымнар конкурсының Попечтительләр советы һәм жюри утырышы узды, аны Стратегик инициативалар агентлыгы уздыра. Чарада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнаштылар. 

Башта Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Акимов Т-500 самолетлары күргәзмәсен карадылар. Күргәзмә Иннополис территориясендә яңа эксперименталь авиация аэродромы төзелешен башлауга багышланган. 

Цифрлы алымнар конкурсы турында Стратегик инициативалар агентлыгы 2019 елның февраль аенда игълан иткән иде. Оештыручылар фикеренчә, мәгълүматлар нигезендә эшләнгән продуктларны булдыру һәм кулланышка кертү регионның социаль-икътисадый үсешенә ярдәм итәчәк. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, цифрлы алымнар илебез субъектлары проблемалар комплексын хәл итә алуга ярдәм итәчәк. "Конкурс кысаларында берничә актуаль проект эшләнде. Россиянең 43 төбәге алымнарын тәкъдим итте - бу бик позитив эш. Стратегик инициативалар агентлыгына, безнең белән бергә әлеге проектны алып баручы кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Әлеге эш Иннополиста системалы булыр дип өметләнәм". 

"Болар барысы да безгә, кешеләрнең үз-үзләрен тотышы, компанияләрнең бизнес-модельләре, дәүләт белән идарә итү моделе үзгәргәч кенә, килеп җитә. Уңай үзгәрешләрнең төп факторы - әлеге эшне алып баручы кешеләрнең мавыккан булуы. Ул чакта акча җитмәү дә, ресурслар җитмәү дә бу кешеләрне туктата алмый", - диде РФ вице-премьеры. 

Конкурс нәтиҗәләре турында Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева хәбәр итте. Барлыгы конкурска 43 РФ субъектыннан 146 гариза килгән. Шулардан экспертлар тавыш бирүенә 19 регионнан 35е тәкъдим ителгән. Икенче этапка 17 регионнан 30 гариза чыккан, шул исәптән Татарстан Республикасы да. 

Светлана Чупшева Стратегик инициативалар агентлыгы нигезендә дата-офис оештыруны тәкъдим итте. Анда регионнар белән элемтәне көйләп, проектларны гамәлгә кертүдә ярдәм күрсәтеләчәк. 

Татарстан Республикасы тәкъдимнәре турында Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Ул Татарстан шәһәрләре һәм районнарында якындагы 10 елда балалар бакчаларына ихтыяҗны фаразлау проектын тәкъдим итте. Анализ зур мәгълхматларга нигезләнгән, алар "Электрон балалар бакчасы" һәм "ЗАГС" республика мәгълүмат системаларында тупланган. 

Чара ахырында конкурсның икенче этабы башлануы турында игълан ителде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.