«Рәсми Татарстан» сайтында «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионаты ябу тантанасын турыдан-туры трансляцияләү оештырылачак

24.05.2019

«Рәсми Татарстан» сайтында «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионаты ябу тантанасын турыдан-туры трансляцияләү оештырылачак.

Чарада Россия Федерациясе Мәгариф министры Ольга Васильева, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашачак.  

Искәртәбез, чемпионатны ябу тантанасы бүген, 2019 елның 24 маенда, «Татнефть Арена» да узачак (Казан).

Трансляция 19:00 сәгатьтә башланачак.

Онлайн-трансляция «Рәсми Татарстан» сайтының төп битендәге сылтамада булачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.