«Татнефтехиминвест-холдинг» ГАҖ Директорлар советын янәдән Рөстәм Миңнеханов җитәкли

23.05.2019

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. 

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең 2018 елдагы эшчәнлеге турында холдингның генераль директоры  Рафинат Яруллин чыгыш ясады. Компания Татарстанның нефть-газ комплексына югары технологияләрне һәм алдынгы компанияләрне актив җәлеп итүен дәвам иткән. Холдингның төп бурычлары - предприятиеләрне чимал белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә, кластер, төбәкара һәм халыкара багланышларны үстерүгә ярдәм күрсәтү уңышлы үтәлгән.

Акционерлар 2018 ел хисабын расладылар.

2018 ел йомгаклары буенча 3,7 млрд сум күләмендәге барлык чиста табышны  «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖне үстерүгә юнәлдерү турында карар кабул ителде. Әлеге табыш холдинг активларын яңадан бәяләү исәбенә алынганга күрә, 2018 ел дивидендлары түләнмәячәк.  

Акционерлар «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының 26 кешедән торган яңа составын сайладылар. Директорлар советы составына «Иннополис» МИЗ» АҖ генераль директоры Ренат Хәлимов керде. Директорлар советы составыннан Татарстан Республикасы Президентының нефть һәм нефть-газ ятмаларын эшкәртү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Ренат Мөслимов китте, аның урынына ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов керде.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының яңа составы түбәндәгечә:

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов;

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин;

«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов;

«ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Леонид Алехин;

«Нижнекамскнефтехим» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин;

«Ак Барс» АКБ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев;

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов;

«Казаньоргсинтез» ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнеголов;

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина;

Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров;

«Казанский жировой комбинат» АҖ генераль директоры Дмитрий Самаренкин;

«Связьинвестнефтехим» АҖ генераль директоры Валерий Сорокин;

«Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов;

Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгат Тәһәветдинов;

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин;

«Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев;

«Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев;

«Татэнерго» идарәче компаниясе Директорлар советы рәисе Илдар Халиков;

«Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев;

«ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов;

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин;

 «НИИнефтепромхим» АҖ генераль директоры Эльбрус Мәһдиев;

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Абделганиев;

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы әгъзасы Владимир Бусыгин.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышыннан соң ук Директорлар советының яңа составы утырышы узды.  «Татнефтехиминвест-холдинг» ГАҖ Директорлар советы рәисе итеп янәдән Рөстәм Миңнеханов сайланды, генераль директоры итеп Рафинат Яруллин расланды.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" МА материалалры буенча.