Рөстәм Миңнеханов ИТ-паркта «Кайнау ноктасы - Казан» инновацион проектын эшләү өчен яңа мәйданчык ачты

23.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ИТ-паркта «Кайнау ноктасы - Казан» инновацион проектын эшләү өчен яңа мәйданчык ачуда катнашты. Чарада РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков, ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры Антон Грачев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.   

«Кайнау ноктасы - Казан» Татарстан Республикасында инновацион проектларны булдыру һәм алга сөрү өчен эшкуарларны, студентларны, галимнәрне, дәүләт хакимияте органнары һәм фәнни учреждениеләр вәкилләрен, шулай ук тәҗрибә алмашу өчен актив яшьләрне берләштерә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Кайнау ноктасы - Казан» хәзерге заманның актуаль бурычларын хәл итүгә креатив алым өчен мөһим интеллектуаль пространство булачак. «Без монда уңайлы мәгариф үзәге булсын өчен, очрашулар өчен бөтен шартларны да тудырачакбыз. «Кайнау ноктасы» хәрәкәте безнең югары уку йортларына да күчә. Мондый структуралар безнең бөтен җирдә булырга тиеш. Монда һәркем үзенә юл таба алачак», - диде ул. 

Дмитрий Песков ассызыклаганча, Татарстан – бүген иң яхшы гамәлиятләр чыганагы. «Шулкадәр күп кызыклы чаралар берьюлы уза торган бер генә башка урын да юк: WorldSkills Russia финалы, „Россиянең  цифрлы сәнәгать индустриясе“ конференциясе,  ә бүген «Кайнау ноктасы» ачыла», - диде ул.   

«Кайнау ноктасы - Казан» мәйданчыгы төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә әһәмиятле йогынты ясый ала торган проектларны һәм инициативаларны булдыру һәм алга сөрү өчен хезмәт итә


ТР Президенты Матбугат хезмәте.