Татьяна Голикова һәм Рөстәм Миңнеханов Казанда WorldSkills Russia чемпионатының ярыш мәйданчыкларын карап чыктылар

21.05.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионалылар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионаты финалы мәйданчыгын карап чыктылар. 

Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, ярышлар һөнәрләрнең алты блогы буенча түбәндәге компетенцияләр буенча уза: төзелеш, мәгълүмат һәм  коммуникация технологияләре, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженер технологияләре, хезмәт күрсәтүләр өлкәсе, шулай ук транспорт һәм логистика.

Ярышларда 91 компетенция, шулай ук Future Skills блогыннан 23 компетенция тәкъдим ителәчәк. 48 компетенция буенча WorldSkills Russia Juniors чарасында катнашучы яшүсмерләр ярышачак.

Россия вице-премьеры һәм Татарстан Президенты экспертлар һәм «Реверсив инжиниринг», «Синтез һәм минераллар эшкәртү», «BIM мәгълүмат модельләштерүе технологияләре», «Виртуаль һәм тутырылган хакыйкатьне эшләү», «Роботилаштрылган эретеп ябыштыру», «ЧПУ белән станокларда токарьлык эшләре» һәм «ЧПУ белән станокларда фрезер эшләре» компетенцияләре мәйданчыкларында конкурсантлар белән аралаштылар.   

WorldSkills академиясе мәйданчыгында пенсия яше җитеп килгән гражданнарга һөнәри белемнең һәм өстәмә һөнәри белемнең махсус программасында катнашучылар белән очрашу узды.  

Татьяна Голикова иң таләп ителүче компетенцияләрдә уку барышы белән кызыксынды, шулай ук программада катнашучыларга киләчәктә уңышлар теләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.