Рөстәм Миңнеханов «Росатом» ДК генераль директоры Алексей Лихачев белән очрашты

21.05.2019

Хезмәттәшлек һәм Казанда быел август аенда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру өлешендә киләчәк эш турында фикер алыштылар бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «Росатом» ДК генераль директоры Алексей Лихачев.  

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Искәртәбез, «Росатом»дәүләт корпорациясе WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты, шулай ук WorldSkills International (WSI) хәрәкәтенең - «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» бергәлегенең  илкүләм операторы белән актив хезмәттәшлек итә.  

«Росатом» ДК база ярышларына гына түгел, WorldSkills Kazan 2019 көн тәртибе эчтәлегенә дә ярдәм тәэмин итәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.