Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» VII илкүләм чемпионаты (WorldSkills Russia) финалын ачуда катнашты

20.05.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» VII илкүләм чемпионатының (WorldSkills Russia) финал этабын ачу тантанасында катнашты. Чара «Татнефть Арена» боз сараенда узды. 

Ярышлар Казанда 21 майдан 23 майга кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә мәйданчыгында барачак. Ярышларда 91 компетенция, шулай ук Future Skills блогыннан 23 компетенция тәкъдим ителәчәк. 48 компетенция буенча WorldSkills Russia Juniors чарасында катнашучы яшүсмерләр ярышачак.

Финалда катнашучылар – 1513 конкурсант, шулардан – 152 чит илләрдән килгән конкурсант, 363 конкурсант-яшүсмер. Экспертлар бергәлеге 1274 компатриоттан тора.

Ачылыш тантанасыннан һәм чемпионатта катнашучылар парадыннан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге ярышлар WorldSkills Kazan 2019 стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты (2019 елның 22-27 августы) алдыннан генераль репетиция булачак. «Сез – безнең өмет! – диде Рөстәм Миңнеханов. – Җиңүчеләр WorldSkills дөнья чемпионатында илебез мәнфәгатьләрен яклаячак. Ышанам, „Казан Экспо“ мәйданчыгындагы чемпионат лаеклы узар».

Татарстан Президенты WorldSkills Оештыру комитетына 2015 елда каты конкуренция шартларында Татарстан башкаласын дөнья чемпионатын уздыру урыны итеп сайлаган өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путинга һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә бу инициативаны хуплаган өчен рәхмәт әйтте.

«Сезгә гадел һәм компромиссыз көрәш телим, көчлеләр җиңсен. Барыгыз да чемпион булмассыз, әмма безнең республикда без сезгә һәрвакыт шат булачакбыз. Сез – безнең озак көтеп алган һәм кирәкле кунакларыбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия WorldSkills хәрәкәтенә күптән түгел килеп кушылды, һәр үткәрелүче илкүләм чемпионат – бу яңа баскыч, дип белдерде Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина.

«Казандагы Чемпионат, Татарстан Республикасы Президенты әйткәнчә, репетиция. Бу безнең дә бөтенләй яңа дәрәҗәдәге һөнәри чемпионатыбыз. Сез гомер буе ярышлар юлыннан барсын өчен Чемпионат юл башы булсын», - диде ул.

Ярышларда катнашучыларны WorldSkills International халыкара оешмасы президенты Саймон Бартли да котлады.  

Аннары эксперт Александр Яковец һәм конкурсант Милена Торсукова гадел хөкем итү һәм гадел көрәш турында ант бирделәр. Тантана бәйрәм концерты белән тәмамланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.