Алексей Песошин Алкоголь һәм спиртлы продукциясе әйләнеше өлкәсендә күзәтчелек буенча совет утырышын уздырды

20.05.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2019 елның беренче кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге вазгыятьне  күзәтү советының чираттагы утырышын уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов үз докладында хәбәр иткәнчә, ведомство хезмәткәрләре беренче кварталда алкоголь базарының өч мең объектын тикшергән: кибетләр, җәмәгать туклануы нокталары һәм башка сәүдә мәйданчыклары.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 597 хуҗалык итүче субъектта алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуның 771 очрагы ачыкланды. Иң күбесе - Казан, Чаллы һәм Түбән Камада.

Хисап чорында 9,9 мең литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды. Административ материаллар буенча салынган штрафларның гомуми суммасы 12 млн 417 мең сум тәшкил итте. Штрафларның иң күп суммасы Казанда - 5 млн сумнан артык.

Җәүдәт Әхмәтханов беренче тапкыр булган һәм авыр нәтиҗәләргә китермәгән кагыйдә бозулар буенча штрафларга мораторий барлыгын искә төшерде. Бу очракта кисәтү санкциясе кулланыла. Гыйнвар - март  айларында 299 кисәтү ясалган.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы контроль-инспекция эшчәнлеген оештыруда “Халык контроле” мәгълүмат системасы мөһим урын алып тора, дип өстәде. Хисап чорында 40 муниципаль берәмлектән 1019 мөрәҗәгать теркәлгән һәм басылып чыккан. 177 мөрәҗәгатьтә закон бозу турындагы дәлил табылган. Расланган мөрәҗәгатьләр өчен республика халкына 198 мең сум акча түләнгән.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.