Рәсми Татарстан сайтында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финаль этабының ачылу тантанасы трансляциясе оештырыла

20.05.2019

Рәсми Татарстан сайтында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финаль этабының ачылу тантанасы трансляциясе оештырыла. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. 

Ярышлар Казанда 21-23 май көннәрендә "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. 91 копентенция буенча ярышлар оештырыла, шулай ук Future Skills блогында - 23 компетенция. 48 компетенция буенча юниорлар ярыша - WorldSkills Russia Juniors ярышларында катнашучылар. 

Финалда 1513 кеше катнаша, аларның 152 - чит ил студенты, 363 юиор-конкурсант. Эскпертлар - 1274 компатриот. 

Тантаналы чара бүген, 2019 елның 20 май, "Татнефть Арена" боз сараенда 19.00 сәгатьтә башлана. 

Карау өчен сылтама - http://tatarstan.ru/press/broadcast.htm

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.