Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо»ның «Яшь профессионаллар»VII илкүләм чемпионаты финалын уздыруга әзерлеген бәяләде

19.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» мәйданчынгының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финалын уздыруга әзерлеген бәяләде.

Искәртәбез, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финалы Казанда 2019 елның 20-24 маенда узачак.

Чемпионат «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак һәм WorldSkills Kazan 2019 стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты (2019 елның 22-27 августы) алдыннан сынау рәвешендә булачак.

Бүген Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең ярышларда файдаланылачак инфраструктурасын карап чыкты.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, «Яшь профессионаллар» VII илкүләм чемпионаты кысаларында иминлекне оештыру; волонтерларны җәлеп итү һәм аларның эшләрен оештыру; хезмәтне саклауны һәм хезмәт иминлеген оештыру; оешкан һәм оешмаган төркемнәр өчен экскурсия маршрутларын эшләү; клиентлар төркемнәрен ашату; транспорт хезмәте күрсәтү; логистика һәм башка сервис сынап каралачак.

Чемпионатта катнашучылар өчен каршы алу һәм озату чаралары оештырылачак. 

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КАБО генераль директоры Азат Кадыйров, «Казан Экспо» генераль директоры Роберт Миңнегалиев, Росгвардия, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һәм башка рәсми затлар озата йөрде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.