Татарстан Республикасы Экология министрлыгы: Үткән атнада Татарстанда 179 санкцияләнмәгән чүплек юкка чыгарылган

18.05.2019

Республикада санитар-экологик ике айлык барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Александр Шадриков тимер юл полосалары һәм алар тирәсендәге территорияләрне йөреп чыгу нәтиҗәләре турында сөйләде. Казанның Совет, Идел буе, Яңа Савиново, Мәскәү районнары, Татарстан Республикасының Биектау һәм Зеленодольск муниципаль районнары җаваплылыгындагы зонада барлыгы 34 кагыйдә һәм норма бозу ачыкланган. «Уңай динамика күзәтелә, чүплекләр азая бара. 2019 елның апрелендә 34 чүплек ачыкланган, үткән елның шушы чорында - 47», - диде министр. 

Үткән атнада Лаеш, Питрәч, Биектау районнары һәм Казан шәһәре өстеннән очып узу барышында экологлар муниципаль җирләрдә 57 санкцияләнмәгән чүплек урыннары ачкан, 43е – юридик затлар территориясендә.

Барлыгы 5 мең 355 кагыйдә һәм норма бозу ачыкланган, 3 мең 90 беркетмә төзелгән. Республиканың 225 предприятиесе һәм оешмасы, 870 вазыйфаи зат җаваплылыкка тартылган. Барлыгы 17 млн. сумга штраф салынган.

Министр сүзләренчә, 2019 елның 15 маенда Бишбалта бистәсе территориясендә (Идел елгасы яр буе) «Чиста Идел» акциясе уздырылган. Чарада 400 кеше катнашкан.

«Уникаль су объектарын саклап калу» федераль проекты кысаларында республикада җәй көнне сулыклар яр буйларын чистарту буенча 90 акция уздырырга ниятләнә, озынлыгы 1250 км.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.